Вторник, 22.05.2018, 06:45
Sheshma.ru
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
фото
Категории раздела
Воспитательная работа [0]
учебная работа [2]
Форма входа
Статистика
Главная » Статьи » Из опыта работы » учебная работа

Участие во Всероссийском форуме родных языков

Апрель ае –Тукай ае дисәк, бер дә ялгыш булмас. Чөнки ай буена республикабызның төрле шәһәр-районнарында, авылларында Тукайга багышланган чаралар үткәрелде. Безнең район да бу эштән читтә калмады. 22 нче апрель көнне район мәдәният йортында беренче тапкыр "Туган тел” форумы үткәрелде. Күпчелек милләте руслардан торган Яңа Чишмә сәхнәсендә ике сәгатьтән артык Тукай шигырьләре һәм халкыбызның милли моңнары яңгырап торды. Районда үткәрелгән кичә-бәйрәмнәрдә ,нигездә, ике яки бер татарча җыр ишетергә күнеккәннәр өчен бу искиткеч тәэсир итте. "Балаларда милли үзаң шулай тәрбияләнә ул,”- дип утырдым мин куанып.

Тукай көненә карата чаралар моның белән генә төгәлләнмәде әле бездә. Район мәктәпләрендә атна буена төрледән –төрле чаралар үткәрелде. Үткәрелде дим бик ышанып, чөнки 28 нче апрель көнне Казанга Республикакүләм "Туган тел” форумына катнашкан укытучылар шул үткәрелгән чараларны күрсәткән күргәзмә оештырдылар. Районыбыздан бу форумда дүрт укытучы һәм өч укучы катнашты. Болар: район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча җитәкчесе Фаттахова Л.Р, Зирекле лицееннан Газымова Р.М. үзенең үкучысы Әзилә белән, Тубылгытаудан Халиуллина Г. укучысы Халиуллина Динә белән, Чаллы Башыннан Гыйльманова К.К. укучысы Дәүләтшина Энҗе белән. Күргәзмәгә район татар теле укытучыларының Тукай иҗатына багышлап үткәргән чара эшкәртмәләре, Зирекле музеенда үткәрелгән шигырь бәйрәмнәреннән рәсемнәр һәм чыгышлар, укучылар көче белән ясалган сувенирлар урнаштырылган иде. Ә фотогалерееда исә районыбыз татар теле укытучыларының эшчәнлеге, алар укыткан сәләтле укучыларның фоторәсемнәре куелган иде. Төсле матур итеп, зәвык белән төзелгән күргәзмә яныннан республика укытучылары өзелмәде дә.

Чараның икенче өлешендә бик матур концерт һәм бүләкләү тантаналарын карадык. Безнең өчен дә балалар өчен дә бик күңелле булды. Сүземне йомгаклап, безне республика күләмендә таныта алган район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча җитәкчесе Фаттахова Л.Р. кызына форумга баручы укытучылар исеменнән зур рәхмәт белдерәсем килә. Чөнки ул алда санап кителгән чараларның 95% оештырып үткәрүче, безне дә эшләтә белүче җитәкче.



Гыйльманова К.К.



Категория: учебная работа | Добавил: marat (04.05.2011)
Просмотров: 736 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
 Министерство образования и науки РФ

Образовательный портал Министерства образования и науки РТ

Министерство Образования - официальный сайт

Институт развития образования РТ

Татар телендэ Интернет белем узэге

Профсоюз

Официальный сайт Новошешминского района

Новошешминский РОО © 2018Создать бесплатный сайт с uCoz